16+

Качакларның балаларына бушлай юллама бирелә

Казанда балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьлары 2 июньнән эшли башлый. Быел шәһәр яны лагерьлары 14847 баланы кабул итәчәк.

Казанда балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьлары 2 июньнән эшли башлый. Быел шәһәр яны лагерьлары 14847 баланы кабул итәчәк.


- Лагерьга 18 көнгә юлламаның тулы бәясе - 15 мең сум. Ата-аналар бу бәянең дүрт мең сумын гына түли. Балалар ялын оештыруга шәһәр бюджетыннан 210 миллион сумнан артык акча күчерелде, - диде шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айрат Фәизов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Башкалада муниципаль карамакта - 14 һәм предприятиеләр белән оешмаларның ун лагере исәпләнелә. Шәһәр яны лагерьларының матди-техник базасы быел да 14 миллион сумга яңартыла. «Березка» лагеренда республика программасы кысаларында, 11 миллион сумга 60 урынга исәпләнелгән ике яңа корпус төзелә.

- Төзекләндерү эшләре 25 майга йомгаклана. «Березка»да 2014 елны ашханәгә капиталь ремонт үткәрелгән иде инде, - диде Айрат Фәизов. - Лагерьларда медицина пунктлары эшләячәк.
Шәһәр яны лагерьларында ял итүче балаларда кәрәзле телефоннары үзләре белән була. Алар һәр очракта «ышаныч» телефоннарына (8-800-200-122; 571-35-71) шалтырата ала.
Мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларыннан тыш, үсмерләр клублары базасында 32 мәйданчык булдырыла. Лагерьларга бармаган балалар өчен әлеге мәйданчыкларда төрле чаралар оештырылачак.
- Без лагерьларны саклап калдык. Качаклар белсен, аларның балаларына шәһәр яны лагерьларына юллама бушлай бирелә, - дип, мэр Илсур Метшин лагерьларда балаларның иминлеген тәэмин итәргә чакырды.

Шәһәр яны лагерьларына юлламалар 22 майдан бирелә башлый. Хәзер ата-аналардан гаризалар туплау бара. Юлламалар алу өчен «Ял» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: 25 Октябрь урамы, 13/6, тел. 590-24-82.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading