16+

Кайбер үсемлекләрне бакчага утыртырга ярамый

Тиздән бакча сезоны башлана. Интернет аша кайбер үсемлекләрне бакчада утыртырга ярамый дип укыган идем. Тәфсилләбрәк аңлатыгыз әле. Рузалия Хәйретдинова. Биектау районы.

Тиздән бакча сезоны башлана. Интернет аша кайбер үсемлекләрне бакчада утыртырга ярамый дип укыган идем. Тәфсилләбрәк аңлатыгыз әле. Рузалия Хәйретдинова. Биектау районы.

Юрист Марат Гайнуллин җавап бирә: 

– Кайбер үсемлекләрне бакчага утыртырга ярамый. Россия кануннарында бакчада үстерү тыелган үсемлекләр исемлеге китерелгән. Алар арасында наркотик һәм психотроп матдәләрдән торган культуралар бар. Аерым алганда, Россия Хөкүмәтенең 2010 ел, №934 карарында билгеләнгәнчә, гавай розасы, зәңгәр лотос һәм хостилис мимозасы бакча кишәрлегенә утырту өчен тыелган культуралар исемлегенә кертелгән.
Законны белмәү җаваплылыктан коткармый. Шуңа күрә бакчачыларга саграк булырга киңәш итәм. Законны санга сукмаган өчен 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки төрмә җәзасы (2 елга) янарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading