16+

Кайсы машиналарны күбрәк урлыйлар?

Россиядә машиналарны запас частьләргә сүтәргә дип урлау очраклары артырга мөмкин.

Россиядә машиналарны запас частьләргә сүтәргә дип урлау очраклары артырга мөмкин.

Моның сәбәбе — запас частьләр базарында товарның кимүе. Бигрәк тә арзанлы запас частьләр җитми, ди белгечләр. Мисалга, моңа кадәр кузовларны легаль юл белән Япониядән кайтарып, бездә сүтсәләр, хәзер бу канал да ябык. Еш кына тотылган машиналарның запас частьләрен кулланырга туры килә икән. Ә кайбер запас частьләр бөтенләй дә юк. 

Димәк, базарда урланган машиналар запас частьләре артачак, дип фаразлана. 

Күбрәк “Лада”, “Хендэ”, “Киа” кебек машиналарны урлыйлар икән. Мәскәүдә, мисал өчен, урланган машинаны металл өеменә әйләндерү өчен ике-өч сәгать җитә, ди белгечләр. 

Сүз уңаеннан, ОСАГО буенча машиналарны тотылган запас чстьләр белән ремонтлау инде хәзер үк гамәлдә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading