16+

Кайсы районда туберкулез белән авыручылар күбрәк?

Татарстанда туберкулез белән авыручылар исәбе гомумроссиядәгедән 23 процентка азрак.

Татарстанда туберкулез белән авыручылар исәбе гомумроссиядәгедән 23 процентка азрак.

Республикада 100 мең кешегә 22 авыручы туры килә. Әмма чирләүчеләр саны гомумреспублика дәрәҗәсеннән шактыйга югары булган районнар бар. Спас, Яңа Чишмә һәм Югары Ослан районнарында туберкулез буенча вәзгыять бик имин түгел. 

Биредә туберкулез йоктырган кешеләр 2,5 тапкырга күбрәк. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина сүзләренчә, туберкулез инфекцияле авырулар арасында кеше үлеменә китергән икенче урындагы чир. Коронавирус килеп чыкканчы ул, гомумән, беренче урында торган. 

Туберкулез турында без белмәгән фактлар:

  • Туберкулез белән авырган кеше туберкулез микробактерияләрен 1,5 метрга тарата. 
  • Актив формадагы туберкулез белән авыручы бер кеше елына 10-15 кешене зарарлый ала.
  • Төрле өслекләргә кунган микробактерияләр 10 айга кадәр, караңгы урыннарда хәтта 3 елга кадәр яши ала. 
  • Кояш нурлары туберкулез бактерияләрен 10-15 минут эчендә үтерә. 
  • Җир йөзендәге халыкның өчтән бере туберкулез белән инфекцияләнгән, әмма шуларның 5-10 проценты гына авырып китә. 
  • Туберкулезны дәвалауның 1 курсы дәүләт өчен 10 меңнән алып, 1,5 миллионга кадәр төшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading