16+

Кар өеме астында калып һәлак булган

Казанда кар күп җыелу сәбәпле бинаның түбәсе җимерелеп төшкән, шуның аркасында 34 яшьлек эшче һәлак булган.

Казанда кар күп җыелу сәбәпле бинаның түбәсе җимерелеп төшкән, шуның аркасында 34 яшьлек эшче һәлак булган.

Татарстан прокуратурасы тикшерү үткәрә. 

6 февраль көнне көндез Казанның Мәскәү районында "Втормет" ҖЧҖ бинасының түбәсе җимерелеп төшкән. Анда металл кабул итү пункты урнашкан булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, кар күп җыелу сәбәпле килеп чыккан, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынына район прокуроры чыккан. Тикшерү оештырылган. Бу хәлнең шартлары ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Соңрак бинадан 39 кешенең эвакуацияләнүе билгеле була. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар хәрәбәләрне тикшереп чыккан, алар астында калып һәлак булган 34 яшьлек эшченең гәүдәсен тапканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading