16+

Калифорния татар яшьләре «Көзге пикник»ка җыелды

6 ноябрьдә АКШның Калифорния штаты, Лос Гатос шәһәрендә яшәүче җирле татарлар «көзге пикник»ка җыелды. Бу якларда татарлар 1950 еллардан бирле яши.

6 ноябрьдә АКШның Калифорния штаты, Лос Гатос шәһәрендә яшәүче җирле татарлар «көзге пикник»ка җыелды. Бу якларда татарлар 1950 еллардан бирле яши.

Ләкин 90 нчы елларда бирегә ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләүче яшь татар белгечләре дә күченә башлады. Билгеле булганча, Калифорниянең бу өлешендә данлыклы Силикон Даласы урнашкан. Бүген Сан-Франциско татарларының саны 1 меңнән артып китә.
Мондый форматта татар яшьләре әле беренче тапкыр җыела. Чараны Төньяк Америка Татар яшьләренең «Кардәшлек» оешмасы оештырган. Оешма Америкада яшәүче, белем алучы татар-башкорт яшьләрен берләштерү максаты белән булдырылган. «Кардәшлек»нең Калифорния бүлеге активисты Зөһрә Сәләхетдинова бу чараның америка татар яшьләре арасында шулкадәр популяр булуын көтмәгән дә.
- Пикникка һәр кеше үз ашларын алып килде. Оештыручы буларак, мин алты төрле бәлеш пешердем. Барысы да шулкадәр канәгать калды. Күп татарларны белеп тә бетермибез икән. Пикник бер-беребез белән танышу, аралашу мәйданы булды, - ди Зөһрә.
Татар яшьләре һәр чараны хәмерсез үткәрә. Бу очрашу да шундый булды. Җыенга бик күп гаиләле кешеләр дә килгән. Америкада озак еллар яшәгәннәр балаларын да алып килгән. Бу алар өчен киләчәк буынны татар мәдәниятенә һәм теленә якынайтуның бер төре.
Яшьләр генә түгел, олылар да пикникка килгән иде. Араларында Сан-Франциско татарларының АТА оешмасы лидеры Туран Апакай да булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading