16+

Кама Тамагы районы башлыгы клипта төшкән

Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов «Камский судак» дигән җырга клип төшергән. Әлеге клип бик тиз арада социаль челтәрләрдә таралып, күп лайклар җыярга өлгерде.

Кама Тамагы районы башлыгы клипта төшкән

Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов «Камский судак» дигән җырга клип төшергән. Әлеге клип бик тиз арада социаль челтәрләрдә таралып, күп лайклар җыярга өлгерде.

Видеоклипта район җитәкчесе судак турында шәхсән үзе җырлый. Шунда ук алтын балык турындагы татарча җырны да кушып җибәрә. Павел Лоханов җыр аша туристларны һәм балыкчыларны Кама Тамагына судак тотарга чакыра. «Волга-река зовет сюда - знает каждый рыбак. Кама-река манит сюда. Заветный судак», - дип җырлый район башлыгы. Туристларны районга җәлеп итүнең шундый креатив юлын уйлап тапкан җитәкченең тырышлыгын бәяләми калмаслар. Әлеге җырны тыңлаганнан соң, ничек инде Кама Тамагы районын барып күрми түзәсең. Барган барган балык та тотып карыйсы килер.

Сүз уңаеннан: Павел Лоханов белән клип һәм балык тотуга һәвәслеге турында сөйләшә алмадык, район администрациясеннән безгә видеоязманың социаль челтәрләргә очраклы рәвештә эләгүен, чынлыкта аның шәхси архив өчен генә төшерелгәнен әйттеләр. Район халкы клипны үзе дә бик теләп караган һәм аңа зур бәя биргән.

Павел Лоханов район белән узган елның февраленнән җи­тәкчелек итә. Район­дашлары аның спортка, яшьләр сәясәтенә уңай мөнәсәбәтен югары бәяли. Үткән елны Идел ярында яшьләр өчен ачык һавада дискотека оештыру идеясе белән дә чыккан башлык. Тиздән районда кино да төшерергә ниятлиләр икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading