16+

Камал театры премьерага чакыра

Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрен Омск академия драма театрының баш режиссеры Георгий Цхвирава сәхнәләштерә.

Камал театры премьерага чакыра

Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрен Омск академия драма театрының баш режиссеры Георгий Цхвирава сәхнәләштерә.

Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасындагы темалар бүгенге көндә дә актуаль. Татар драматургиясенә үзеннән өлеш керткән Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы 1926 елда язылып, үзе тарафыннан куела. Әсәр татар милләтенең инкыйлаб алдыннан һәм аннан соң сайлаган юлы турында. «Җилкәнсезләр» 1958 елда, иң беренче булып, Г.Тукай премиясенә лаек була.

Бу көннәрдә Камал театрында репетицияләр бара. Премьера 8-9 октябрьдә булачак.

- Бу Кәрим Тинчуринның көчле әсәрләреннән берсе. Анда милли мәсьәләләр күтәрелә. Режиссер трагикомедияне җитдирәк итеп куярга тырыша. Дәүләт эчендәге сугышлар күп халыкларны артта калдырды. Аның фаҗигасе бүген дә дәвам итә, - ди Батырхан ролендә уйнаучы артист Эмиль Талипов.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Алмаз Гәрәев, Айгөл Миңнуллина, Алмаз Сабирҗанов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров, Ирек Кашапов һәм башкалар катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading