16+

Камил Сәмигуллин Ницца шәһәрендәге теракт уңаеннан кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ницца шәһәрендә теракт уңаеннан кайгы уртаклашты.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ницца шәһәрендә теракт уңаеннан кайгы уртаклашты.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 14 июль кичендә Франциянең Ницца шәһәрендә террорлык һөҗүме нәтиҗәсендә мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә бу авыр сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.

Террорлык гамәлләре авыр кайгылар алып килә. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз", - диелә аның кайгынамәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading