16+

Камилә Вәлиева алтыны өчен көрәш бара

Хәзерге вакытта Камилә Вәлиева күнегүләр ясарга һәм ярышларда катнашырга хокуклы.

Хәзерге вакытта Камилә Вәлиева күнегүләр ясарга һәм ярышларда катнашырга хокуклы.

Россия Олимпия комитеты (ОКР) Россия фигуристларының Олимпиадада команда турнирында намуслы яулаган алтын медален сакларга ниятли. ОКРның рәсми белдерүендә билгеләп үтелгәнчә, Камилә Вәлиеваның уңай нәтиҗә биргән допинг-пробасы Олимпиада уздыру чорына керми, ә спортчының 2021 елның 25 декабренә кадәр һәм аннан соң тапшырган барлык допинг-тестлары, шул исәптән инде Пекиндагысы – тискәре. "Спортчының уңай допинг-пробасы Олимпия уеннары вакытында алынмагач, спортчы һәм команда турниры нәтиҗәләре автомат рәвештә каралмый, – дип белдерәләр ОКРда. – Россиянең Олимпия комитеты команданың хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм намуслы яулаган алтын медален саклап калу өчен тулы чаралар күрә". Хәзерге вакытта Камилә Вәлиева күнегүләр ясарга һәм ярышларда катнашырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading