16+

Камышлы күл мәчетле булды

Азнакай районының Камышлы күл авылында күптән көтелгән вакыйга булды: биредә иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән төзелгән мәчет ачылды. Имамы итеп Фидаис хәзрәт Шәйхуллин билгеләнде. Мәчеттә авыл халкы өчен район мөхтәсибәте тарафыннан дини укулар да оештырылачак.

Камышлы күл мәчетле булды

Азнакай районының Камышлы күл авылында күптән көтелгән вакыйга булды: биредә иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән төзелгән мәчет ачылды. Имамы итеп Фидаис хәзрәт Шәйхуллин билгеләнде. Мәчеттә авыл халкы өчен район мөхтәсибәте тарафыннан дини укулар да оештырылачак.

Мәчет төзү эшләрендә беренче булып башлап йөргән авыл старостасы Ландыш Асибакова әйтүенчә, әлеге игелекле эштә авыл халкы бик актив катнашкан. Кемдер акчалата ярдәм итсә, кемнәрнеңдер кул көче күп кергән.

– 2014 елда авыл бәйрәменнән соң җыелдык та мәчеткә дип акча җыярга сөйләштек. 2015 елда шул акчалар белән акрын гына эшләрне башлап җибәрдек. Быел, Аллага шөкер, иман йортыбызның ишекләре ачылды. Авыл халкы бик тырыш булды. Бергә-бергә эшләдек. Эчке эшләрен Илдус Мусин башкарды. Фәрхат Галиев, Әлфия Мусина һәм башкаларның ярдәмнәре бик тиде. Кайчан гына эндәшсәк тә, шундук килеп җитәләр иде. Аеруча авылыбызның аксакалы – Фәндәс Мөхәрләмовның гаиләсе, балалары нык ярдәм итте. Аның улы – Мәскәү эшмәкәре Илһам Мөхәрләмов һәм кияве – Мәскәү Мемориаль мәчете имам хатибы Шамил Аляутдинов бик булышты. Шулай ук Азнакай районы хакимияте дә, нинди генә сорау белән керсәк тә, кире борып чыгармадылар, – диде ул.
Ландыш Асибакова әйтүенчә, моңа кадәр авылда мәчет бөтенләй булмаган. Шуңа күрә дә халык әлеге вакыйганы бик көтеп алган.

Камышлы күл – Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевнең туган авылы. Авылдашларының шатлыкларын уртаклашырга дип, ул да гаиләсе белән кайткан иде.
– Бу безнең өчен бик матур һәм сөенечле вакыйга. Авылыңда азан тавышын ишетү – күңелгә рәхәтлек бирә торган халәт. Мәчет төзелешендә, булдыра алганча, барыбыз да булыштык. Авылдашлар да, туганнар да бергә эшләдек, – диде ул безгә.
Чарада Мәскәү һәм Казан кунаклары да катнашты. Мәскәү Мемориаль мәчете имам хатибы Шамил Аляутдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин авыл халкын бу куанычлы вакыйга белән котлады.

 Азнакай, Камышлы Күл

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading