16+

“Кара җомга”дагы ташламалар вакытында халыкны полиция хезмәткәрләре тынычландырган

Кичәге "кара җомга" вакытындагы ташламалар матур киенергә яратучыларның да, полиция хезмәткәләренең дә тынычлыгын алган.

Кичәге "кара җомга" вакытындагы ташламалар матур киенергә яратучыларның да, полиция хезмәткәләренең дә тынычлыгын алган.

Казанның ир-атлар киемен сата торган бер кибете 25 ноябрь көнне флаерлар тараткан. Зур ташламалы бәягә кием сатып алу мөмкинлеген бирүче әлеге купон ияләре кибеткә чиратка алдагы көнне кич белән үк баса. Әлеге "бәхетле"ләргә кибет ишек төбендә төн чыгарга һәм икенче көнне генә килүчеләр белән шактый көрәшергә туры килгән. Нәтиҗәдә, чын мәхшәр килеп чыккан - котырынган халык киртәне җимергән, арада аңнарын югалтып егылучылар да булган. Моны күргән кибет хезмәткәрләре ярдәмгә полицияне чакырырга мәҗбүр булган. Алар исә бик нык киенергә теләүчеләрне тиз арада тынычландырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading