16+

Караңгылыкка качарга була, җаваплылыктан – юк

Татарстанда быел автомобиль тәрәзәләре пыялаларына тонык элпә (тонировка) ябыштыруның 3,5 очрагы теркәлгән.

Караңгылыкка качарга була, җаваплылыктан – юк

Татарстанда быел автомобиль тәрәзәләре пыялаларына тонык элпә (тонировка) ябыштыруның 3,5 очрагы теркәлгән.

– Тонировка белән мавыгу көчәеп китте. Ләкин, транспорт чараларын идарә итүчеләр мондый эш башкарганчы нык­лап уйласыннар иде. Автомобиль тәрәзәләре пыялаларына ябыштырылган тонык элпә төнлә һәм караңгылык төшкән вакытларда күз күремен бермә-бер киметә. Нәтиҗәдә: аварияләр, кешеләргә бәрдерүләр арта, – диде Татарстан Респуб­ликасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.
Автомобиль пыяласына тонык элпә ябыштырган өчен 500 сум штраф каралган. «Транспорт чарасын идарә итүче пыяладагы тонык элпәне кубарып алудан баш тартса, монысы инде башка статья», – дип кисәтте Ленар Габдрахманов.

Автомобильнең алгы тәрә­зәсе пыяласының яктылык үткә­рүчәнлеге 75 проценттан да ким булмаска тиеш. Алгы ян-як тәрәзәләр өчен 70 процент. Арткы тәрәзә пыяласы өчен регламент юк, тик арткы тәрәзә пыяласына көзге сыман ялтыравык элпә ябыштырырга ярамый. Автомобильнең алгы тәрәзәсе пыя­ласына тонык тас­ма ябыштырыр­га мөмкин, әмма әлеге тасманың киңлеге 14 сантиметрдан артмас­ка тиеш.

«Күзгә кояш нурлары төшә, идарә итәргә авыр», – дип, сәбәп табып азаплану урынсыз. ­ЮХИДИ постына кадәр генә «караңгылыкта» барып була, ә анда яктылыкка чыгарачаклар.
Мин автомобильдән «караңгы танк» ясауның һич бер мәгънәсен тапмыйм. Бу-кыланмышлану, ә мондый кыланмышлык 500 сум штраф белән генә түгел, фаҗигале дә тәмамланрыга бик ихтимал.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading