16+

«Каравон»га 25 мең кунак килә һәм анда баручылар өчен Казаннан бушлай автобуслар йөри (ВИДЕО)

Лаеш районының Никольское авылында уза торган "Каравон" рус фольклор фестиваленең программасы быел тагын да баерык булачак дип вәгъдә итә аны оештыручылар. XXV Бөтенроссия фольклор фестивале 20 май көнне үк кичке уеннар белән башланып китәчәк. Ә 21 майда узачак фестивальдә катнашырга барлыгы 158 коллектив теләк белдергән. Липецк шәһәренең легендар «Казаки России»...

Лаеш районының Никольское авылында уза торган "Каравон" рус фольклор фестиваленең программасы быел тагын да баерык булачак дип вәгъдә итә аны оештыручылар. XXV Бөтенроссия фольклор фестивале 20 май көнне үк кичке уеннар белән башланып китәчәк. Ә 21 майда узачак фестивальдә катнашырга барлыгы 158 коллектив теләк белдергән. Липецк шәһәренең легендар «Казаки России»...

Лаеш районының Никольское авылында уза торган "Каравон" рус фольклор фестиваленең программасы быел тагын да баерык булачак дип вәгъдә итә аны оештыручылар.

XXV Бөтенроссия фольклор фестивале 20 май көнне үк кичке уеннар белән башланып китәчәк. Ә 21 майда узачак фестивальдә катнашырга барлыгы 158 коллектив теләк белдергән. Липецк шәһәренең легендар «Казаки России» бию театрының чыгышларын күрер өчен генә дә барырлык быелгы "Каравон"га. Моның өстенә Россиянең 15 шәһәреннән 320 гә якын кулланма гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләр килүе дә көтелә. Димәк, алар уздырган осталык дәресләрендә катнашу, төрле эшләнмәләрне останың үз кулыннан алу мөмкинлеге дә булачак дигән сүз. Фестивалнең әлеге һәм башка оештыру эшләрендәге үзенчәлекләр белән бүген матбугат конференциясендә
журналистларны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова һәм Лаеш муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Карсалов таныштырды.

Соңгы өч ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, "Каравон" фестиваленә 20-25 мең кунак килә, диләр оештыручылар. Биредә орчык буе балалар да, аларның әти-әниләре дә күңеленә хуш килгән мәйданны сайлый алачак. Төп тамаша Россиянең, Татарстанның фольклор коллективлары катнашында «Разгуляй!» концерт мәйданында барачак. "Каравон тарихы" музее да күпләрдә кызыксыну уятачак. Һөнәрчеләрнең "Ишек аллары" да шактый бай булырга ошый. "Халык модасы" мәйданында исә рус милли киемнәре күрсәтеләчәк. Моннан тыш театр, бию, гаилә-квестлары һ.б. мәйданчыклар булачак. Быел беренче тапкыр балалар мәйданчыгы эшлиячәк. Анда балалар фольклор төркемнәренә йөрүче балалар уеннар оештырачак.

Казаннан фестивальгә баручылар өчен 21 май көнне иртәнге 8.00 -9.00 арасында "Җиңү Проспекты", "Корстон", Камал театры тукталышлары яныннан бушлай автобуслар кузгалачак. Никольскидан Казанга кайтучылар өчен да автобуслар каралган. Бәйрәмгә шулай ук 65 сум билет бәясе түләп "Южный" автовокзалыннан кузгала торган 118 маршрут автобусы белән дә барып була (автобус Казаннан 8.00, 14.20, 17.10. да кузгала, ә Никольскидан - 9.30, 15.55 һәм 18.30 сәгатьләрдә). Үз транспортында баручыларга да аптырап йөрисе юк, биш җирдә парковка булачак. Медицина ярдәме кирәк булган очракта да, бәйрәм өчен махсус махсус билгеләнгән "Ашыгыч ярдәм" гә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Фестивальне уздыру Лаеш район бюджетына 7 миллион 700 мең сумга төшәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading