16+

Карт мәктәпләрне яшәртәләр

Чебурашканың "Без төзедек, төзедек һәм, ниһаять, төзеп бетердек!" җөмләсен күпләр хәтерли торгандыр. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасына килсәк, "Без төзекләндердек, төзекләндердек һәм, ниһаять, төзекләндереп бетердек" дияргә кала. Татарстанда барлык иске мәктәпләргә яңа сулыш бирелде.

Карт мәктәпләрне яшәртәләр

Чебурашканың "Без төзедек, төзедек һәм, ниһаять, төзеп бетердек!" җөмләсен күпләр хәтерли торгандыр. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасына килсәк, "Без төзекләндердек, төзекләндердек һәм, ниһаять, төзекләндереп бетердек" дияргә кала. Татарстанда барлык иске мәктәпләргә яңа сулыш бирелде.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Илдус Насыйров сөйләвенчә, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы 2012 елдан эшли башлады. Аңа 30 ел һәм аннан да элегрәк салынган 839 мәктәп кертелгән. Исемлекне Мәгариф һәм фән министрлыгы барлаган. 2012-2015 елларда 622 белем учагы, шул исәптән 34 коррекцион мәктәпне гөл итүгә 9,74 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Капиталь төзекләндерүгә бинаның фасадын, түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен, керү юлын, санитар, электр челтәрләрне (урамдагы бәдрәфне бина эченә күчерәләр) алыштыру керә. Ә линолеум, обои, яктырткычларны яңарту кебек ваграк эшләрне район башлыклары үзләре кайгыртырга тиеш. Алар акчаны йә район бюджетыннан бүлеп бирә, йә хәйриячеләрдән ярдәм сорый.

- Коррекцион мәктәпләрдә физик һәм акыл ягыннан тайпылышлары булган балалар белем ала. Республикада андый уку йортлары күп. Аларда ремонтны тулысынча үткәрәбез, - диде Илдус Насыйров.

Идарә башлыгы сөйләвенчә, исемлектәге 217 мәктәп үз чиратын көтеп ята. Әмма 98ендә балалар саны бик аз һәм киләчәге өметсез, шуңа да андый белем учакларына төзекләндерү барып җитә алмаячак.

Баксаң, кайбер районнарда 30 еллык мәктәпләрне сипләп бетергәннәр икән инде. Шуңа да хәзер балалар бакчаларына күчкәннәр. Былтыр унны төзекләндерсәләр, быел республиканың 53 бакчасы балкып китәчәк.

2014 елдан программага көллият-техникумнар да кертелгән. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында былтыр эшләр төгәлләнеп бетмәгән. Шуңа да, тагын 77 миллион сум биреп, быел анда эшләр дәвам итәчәк. Казанның төзелеш көллияте быел программада өченче тапкыр катнаша, аңа 95 миллион сум тигән. Актанышның технологик техникумы 2016 елда ремонтны беренче тапкыр кабул итә.

- Уку 31 майга кадәр дәвам итә, июньдә - имтиханнар чоры, 1 сентябрьдә кабат уку башлана. Шуңа да төзекләндерүгә вакыт аз кала. Язгы каникулда төзүчеләр төзелеш материалларын кертеп, җәйгә таба җиң сызганып эшкә керешә. 15 августка ремонт төгәлләнергә тиеш, - диде министрлыкның идарә башлыгы.

Башлы-күзе ителгән мәктәпне мәктәп, район җитәкчелеге, министрлыкларның вәкилләре катнашында зур комиссия кабул итә. Подрядчы оешма төзелеш материалларына һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына биш ел гарантия бирә. Әгәр бина сыйфатсыз эшләнгән дип табылса, подрядчы оешма эштә киткән хилафлыгын үз акчасына төзәтергә тиеш.

Күпме төзекләндерелгән?

  • 2012 ел 170 мәктәп (5се коррекция мәктәбе) 2,204 миллиард сум
  • 2013 ел 167 мәктәп (7се коррекция мәктәбе) 2,499 миллиард сум
  • 2014 ел 159 мәктәп (8е коррекция мәктәбе) 2,504 миллиард сум
  • 2015 ел 126 мәктәп (7се коррекция мәктәбе) 2,319 миллиард сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading