16+

Кайсы юлны сайларга? Тагын бер уку елы тәмамланды

Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында ук кайсы юнәлешкә барачагын ачыклыйлар. Ел саен химия-биология, информатика (мәгълүмати  коммуникацион технологияләрдән) имтихан сайлаучылар саны арта бара.

Шуңа да бәйле рәвештә чыгарылыш укучыларының күпчелеге медицина һәм IT белән бәйле һөнәрләрне сайлый икән. Югары уку йортына керергә җыенучыларның 29 проценты IT-юнәлеш буенча укырга тели. Популярлык буенча икенче урында – медицина (13 процент). Аннан соң инженерлык белгечлекләре (9 процент) килә. Дүртенче урында – икътисад, бишенчедә юрист, дизайнер, архитектор һәм тренер белгечлекләре.

SuperJob сервисы үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, мәктәп укучылары тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән ешрак китә башлаган. Балаларның һөнәри  училищеларга  керергә теләүләре хакында  ата-аналарның 30 проценты әйткән. Югары уку йортларына исә керүләрен 48 процент ата-ана белдергән. Ә балаларның чыгарылыш кичәсеннән соң эшкә барырга әзер булуын 3 проценты билгеләп үткән. 
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading