16+

Кайтарыгыз өчпочмакны! Өчпочмак яратучы тавыш җыя

Өчпочмак яратучы берәү change.org сайтында петиция оештырган.

Өчпочмак яратучы берәү change.org сайтында петиция оештырган.

Ул "О’кей" кибетләр челтәрендә элек сатуда булып, хәзер юкка чыккан өчпочмакны кире сатуга кайтарырга теләп тавышлар җыя.

"Мин өчпочмакны бик яратам, әмма аны "О’кей" кибетендә сатмый башладылар, "Лента"дагы белән чагыштырганда алар күпкә тәмлерәк", - ди мөрәҗәгать белән чыгучы Дмитрий Королев.
Петициягә 10 кеше кул куйган.

"О’кей" кибете Башкортстанда гына бар, ә Татарстанда юк. "Лента" исә ике республикада да бар. Шулай булгач, бу өчпочмак яратучы Бшкортстаннан булса кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X