16+

«Казан» аэропортыннан халыкара юнәлешләрдәге пассажирлар агымы ике тапкырга арткан

Агымдагы елның беренче биш ае эчендә «Казан» аэропортыннан китә торган халыкара рейслар пассажирлары саны 100 процентка арткан диярлек.

Агымдагы елның беренче биш ае эчендә «Казан» аэропортыннан китә торган халыкара рейслар пассажирлары саны 100 процентка арткан диярлек.

Пассажирларның гомуми арту күләме 34 процентны тәшкил иткән. Компаниядә соңгы елларда маршрут челтәре шактыйга киңәйтелгәнлеге турында билгеләп үтәләр: Франкфурт-на-Майне, Хельсинки, Прага, Рига, Ашхабад, Астана, Баку һәм башка чит ил юнәлешләре буенча рейслар булдырылган. Даими рейслардан кала, чартер программалары да актив үсеш кичерә.

Хәзерге вакытта Халыкара аэропорт Калининград, Ереван һәм Тель-Авив шәһәрләренә, шулай ук Кытай шәһәрләре маршрутларына рейслар ачу өстендә эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading