16+

«Казан-Арена»да бүгенге уен бер минут тынлык белән башлана

Шул рәвешле ил җыелмасы урман янгынында халәк булганнарның якыннарының кайгысын уртаклаша.

Шул рәвешле ил җыелмасы урман янгынында халәк булганнарның якыннарының кайгысын уртаклаша.

Соңгы хәбәрләр буенча Португалиянең Педроган-Гранди шәһәр тибындагы поселогында чыккан янгын 57 кешенең гомерен өзгән.

-Без матчта катнашкан көн ил өчен коточкыч хәлләр, кайгы көне булды. Бу трагедия беребезне дә битараф калдырмады. Гел шуның турында уйлыйбыз. Без янгында зыян күргәннәрнең гаиләләре, дуслары кайгысын уртаклашабыз. Бүге стадионда безнең йөрәкләр сезнең белән булачак, - дип язган мөрәҗәгатендә Португалия җыелмасы. Әлеге хат астында Португалиянең бөтен уенчылары да кул куйган.

Футболчылар ФИФАдан мәтәм тасмасы белән уйнарга рөхсәт сораган. Бүгенге Казан-Аренадагы уен бер минут тынлык белән башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading