16+

"Казан, бәби тап!" чарасы кысаларында, ана капиталы белән бәйле сорауларга җавап табарга ярдәм итәләр

17 июльдә 15: 00 сәгатьтә Казанның Горький паркында авырлы һәм балалы хатын-кызлар өчен «Рожай, Казань!» бәйрәме узачак. Чара Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган һәм Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге инициативасы буенча оештырыла, дип хәбәр итә tatar-inform.ru ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Бәйрәмдә татлы ризыклар белән сыйланырга мөмкин, стиль һәм матурлык студиясе, аквагрим һәм моменталь фото зоналары эшли, шулай ук тәкыя үрү буенча да мастер-класс узачак. Икенче, өченче яки аннан да күбрәк бала табарга җыенучылар өчен ана капиталын алу һәм куллану мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлеге булачак.

Бәйрәм чарасы видеоклип төшерү белән тәмамлана, анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Бәйрәм кичке 7дә тәмамлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading