16+

Казан икенче көн инде 10 баллы бөкедә утыра

Шәһәр халкы сәгатьләр буе җәмәгать транспортын көтә.

Шәһәр халкы сәгатьләр буе җәмәгать транспортын көтә.

Татарстан башкаласында машина йөртүчеләр инде икенче көн 10 баллы бөкедә утыра. Шәһәрлеләр шулай ук сәгатьләр буе көтәргә туры килгән җәмәгать транспортына зарлана.

— Бүген һәм кичә 36 номерлы автобусны бер сәгатьтән артык көттем. Сүз уңаеннан, аны көтә-көтә туңып беттем, ә бу эштән өйгә кадәр барып җитү өчен бердәнбер маршрут. Ә бүген ул 200% тулы булып килде! Җәмәгать транспортына бәяләрне арттырдылар, ә аның йөрешен рәтләмәделәр. Автобусларның санын киметтеләр кебек. Автобуслар килька савытына охшаш, шыплап тулган. Кемдер хәле китеп егылды. Бу мәхшәр кайчан бетәр,- дип билгеләп үтте Осиновода яшәүче Алия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading