16+

Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу вакыйгасына патриарх Кирилл килә

18-21 июль көннәрендә Казанда "Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында Казан Изге Ана образы" дигән халыкара конференция уза. 200 кеше катнашында үтәчәк чарада өч секция эшли, соңыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашында пленар утырыш уздыру каралган.

18-21 июль көннәрендә Казанда "Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында Казан Изге Ана образы" дигән халыкара конференция уза. 200 кеше катнашында үтәчәк чарада өч секция эшли, соңыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашында пленар утырыш уздыру каралган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов хәбәр иткәнчә, конференция кысаларында 2 июль көнне Татарстанның сынлы сәнгать музеенда "Казан Изге Ана образы. Казан Богородица монастыре тарихы" дигән күргәзмә ачу ниятләнелә.

- Июль аенда безне Россия өчен генә түгел, дөнья цивилизациясе өчен дә мөһим булган чаралар көтә. Аның мөһимлеге - православие традицияләрен ныгыту, мәдәниятен саклау һәм үстерү, рухи кыйммәтләрне кайтаруда, - ди ул.

Экспозицидә ике йөзгә якын икона һәм йөзләп чиркәү җиһазлары, монастырь белән бәйле фотолар, архитектура сызымнары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында XX гасыр башындагы «Всеблаженная» иконасы да бар. 170 икона шәхси коллекционерларныкы булачак. Күргәзмә октябрь аена кадәр эшли.

Игумен Евфимий күргәзмә белән патриарх Кирилл да танышыр дигән уй бар.
- Бу патриархның Казанга беренче килүе булачак. Аның безгә сәфәре Рус православие чиркәве һәм Татарстан митрополиясе өчен истәлекле вакыйга булачак, - ди ул.

Исегезгә төшерәбез: Казан Изге Ана иконасы соборына нигез ташы 21 июльдә салыначак. Казан Богородица монастыре комплексы мәйданында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын якындагы өч-дүрт елда торгызырга ниятлиләр. Собор төзелешенә теләге булган һәркем катнаша ала.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading