16+

Казан Кремлендә беренче тапкыр маркетинг буенча конференция узачак

Чара 100 дән артык катнашучыны берләштерәчәк.

Чара 100 дән артык катнашучыны берләштерәчәк.

25 апрельдә 18.00 Казан Кремленең Гавами урыннарында маркетинг буенча бушлай конференция узачак. Ул «Маркетинг өлкәсендә ничек үсәргә һәм клиентларга яхшы нәтиҗә бирергә» дигән темага багышлана. Чара агентлыклар, SMM-белгечләр, маркетологлар, дизайнерлар, трафик буенча белгечләр өчен үткәрелә. Конференциянең оештыручысы – «MOBi digital» маркетинг агентлыгы.
 
Чарада реаль кейслар мисалларында 2023 елда маркетинг өлкәсендә нәтиҗәгә ирешү өчен үсеш инструментлары турында сөйләячәкләр.

Беренче тема лидогенерацияләргә (товар һәм хезмәт күрсәтүләргә сатып алучылар табу) багышлана. «Проектларның KPI һәм ахыргы нәтиҗәсенә ничек итеп 200 процентка ирешергә» темасы буенча «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Тимур Бадакшин сөйләячәк. Клиент белән шәхси чикләрне билгеләү һәм экологик мөнәсәбәтләрне булдыру турында «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Азат Шәмсевәлиев сөйләячәк. Конференциядә веб-студия һәм брендинг агентлыгы да тәкъдим ителәчәк.

Искәртеп узыйк, «MOBi digital» маркетинг агентлыгы 2019 елдан бирле эшли. Анда 20 белгеч хезмәт куя, алар арасында маркетологлар, таргетологлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар, брендинг буенча белгечләр бар. Агентлыкның төп үзенчәлеге – бөтен диджитал-инструментларның бер җирдә берләшүе.

«MOBi digital» портфолиосында COVID-19 дан вакцина булдыру буенча фармацевтика компаниясе, «Мой бизнес» милли проекты, күчемсез милек агентлыклары, риэлтор фирмалары, стоматология клиникалары, матурлык салоннары, җиһаз студияләре белән эшләү практикасы бар. Әйтергә кирәк, агентлык Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Индонезия, АКШ компанияләре белән хезмәттәшлек итә. «MOBi digital» кече бизнеска үсәргә булыша. Мисал өчен, 2022 ел нәтиҗәләре буенча агентлык белән эшләү ярдәмендә төрле компанияләр 300 миллион сум табыш алуга ирешкән.

Конференциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Катнашучылар саны чикле: бары тик 110 кеше.

Нәрсә: «Маркетинг өлкәсендә ничек үсәргә һәм клиентларга яхшы нәтиҗә бирергә» конференциясе
Кайда: Казан Кремленең Гавами урыннары (Шейнкман юлы, 4 подъезд)
Кайчан: 25 апрель, 18.00


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading