16+

Казан спортчыларны һәм туристларны каршыларга әзер

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин 9 июньдә шәһәр башкарма комитетында үткәрелгән киңәшмәдә, Казан уртак тырышлык белән Футбол буенча дөнья чемпионатының матчларын үткәрергә әзер, дип белдерде. Ләкин, бер мәсьәлә чишелеп бетә алмый. 

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин 9 июньдә шәһәр башкарма комитетында үткәрелгән киңәшмәдә, Казан уртак тырышлык белән Футбол буенча дөнья чемпионатының матчларын үткәрергә әзер, дип белдерде. Ләкин, бер мәсьәлә чишелеп бетә алмый. 

– Чәчәкләргә чак кына җылы кирәк. Кайчан көн җылыныр, кояш чыгар, ансыз чәчәкләр атмый бит, – диде мэр Илсур Метшин. – Алдагы көннәргә җылыта башлый дигән фаразлар бар-барын.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов халыкара спорт вакыйгасына әзерлек кысаларында башкарылган кайбер эшләрне санап чыкты.

– Казанда 2,5 миллион квадрат метр юл өслеге төзекләндерелде, 19 мең квадрат метр мәйданда чәчәклекләр ясалды, 4 мең агач һәм 20 мең куак утыртылды, яңа скверлар төзелде, – диде Дамир Фәттахов.
Түбән Кабан күленең Камал театрыннан “Планета фитнес” бинасына кадәр төзекләндерелгән өлеше 15 июньдә ачыла. Кабан ярында җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары, агачлыклар һәм чәчәклекләр, балалар уен мәйданы һәм күзәтү платформасы була.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда ягъни футбол матчлары вакытында оештырылачак “Җанатарлар фестивале” территориясендә 12 июньдә Россия көне бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм программасы шулай ук Горький паркында, Урицкий исемендәге паркта һәм Дәрвишләр бистәсендәге скверда да тәкъдим ителә.
Казанга 5 мең кунак киләчәк, тагын 200 мең турист булыр дип фаразлана. Кунакханәләрдәге номерлар турында рус һәм инглиз телләрендә 8-800-350-27-71 телефоны аша тәүлек дәвамында белешергә мөмкин. Казанда инглиз телен белгән махсус “турист полициясе” эшли башлады.

Казанда футбол матчын 16 июньдә Франция белән Австралия командалары  башлап җибәрә. Матч башланырга 4 сәгать алдан “Казан Арена” стадионы янәшәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәте туктатыла. Тамашачылар стадионга футол матчы башланырга 3 сәгать алдан керә башлый. 

Дамир Фәттахов искәрткәнчә, “Современник” торак комплексыдагы һәм 69 нчы кварталдагы йортларда яшәүчеләргә пропусклар таратылмый. Алар үз автомобильләрендә Конфедерацияләр Кубогы үткәрелгән вакыттагы тәртиптә хәрәкәтләнә, үз өйләренә ишегалды юлларыннан узып керә.

Футбол матчларына килгәндә җиңел автомобильләрне “Тандем”, “Леруа Мерлен”, “Мега”, “Южный”, “Максидом”, “Метро” сәүдә үзәкләре, шулай ук “Ак Барс” көрәш сарае  мәйданчыкларына һәм “Татнефть-Арена” спорт сарае паркингына куеп торырга була, түләү алынмый.

Футбол матчлары вакытында Казанда 48 шаттл-автобус йөри. 

Аларның маршрутлары:
Спорт сарае-“Кәҗә бистәсе” метро станциясе-Адоратский урамы;
“Казан-2” тимер юл вокзалы-“Тандем”-“Парк Хаус”-Адоратский урамы; 
“Казан” халыкара аэропорты-Адоратский урамы.
“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Җанатарлар фестивале” барган көннәрдә “Энергоуниверситет” тукталышы аша уза торган автобуслар 24.00 сәгатькә кадәр йөри.

 

                                                                                                                                                    Фото pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading