16+

Казан суды прокуратураның Илназ Галәвиевтан 1,4 млн сум түләтү дәгъвасын канәгатьләндерде

Казанның Совет суды прокуратураның Илназ Галявиевтан 1409000 сум түләтү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Казанның Совет суды прокуратураның Илназ Галявиевтан 1409000 сум түләтү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Бу мәгълүматны «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә расладылар.

«Күрсәтелгән сумма Казан Башкарма комитеты файдасына күчерелергә тиеш», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Илназ Галәвиевтан 175нче гимназиягә китерелгән зыянны Казан муниципаль берәмлеге файдасына түләтү турындагы прокуратура дәгъвасы сентябрь ахырында ук бирелгән иде. Эш буенча өченче затлар булып Казанның 175нче гимназиясе, Казан башкарма комитеты һәм «Татинвестгражданпроект» тора.

Искәртик, фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. Илназ Галәвиев, Казанның 175нче гимназиясе бинасына үтеп кереп, анда ут ачты.

Эш буенча тикшерү ярты елга якын дәвам итте. Бу вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчедән - һәлак булган мәктәп укучыларының һәм һәлак булган укытучыларның әти-әниләреннән сорау алды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында чак кына үлми калучылардан сорау алдылар, ә бу – якынча 32 кеше. 2023 елның апрелендә Татарстан Югары суды Галәвиевны гомерлеккә төрмәгә хөкем итте. Ул 9 кешене үтерүдә гаепле дип табылды. Зыян күрүчеләр булып 600дән артык кеше исәпләнә.

Хәзерге вакытта Илназ Галәвиев 6нчы төзәтү колониясендә җәзасын үти, ул халык телендә «Кара дельфин» дип атала. Колония Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан. Колония үзенең рәсми булмаган атамасын аның территориясендә куелган кара дельфин рәвешендәге фонтанга бәйле алган. Бу илдә махсус режимлы иң зур колония, анда озак вакытка һәм гомерлеккә утыртылган Россиянең иң куркыныч җинаятьчеләре җәзасын үти.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading