16+

Казан татар яшьләрен җыя

Быел да Казан чит төбәктән килгән яшьләрне берләштерәчәк. «Идел» яшьләр ял итү базасында 11-17 июльдә Татар яшьләре көннәре узачак. Әлеге чарада быел Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 150 делегат катнашыр дип көтелә.

Быел да Казан чит төбәктән килгән яшьләрне берләштерәчәк. «Идел» яшьләр ял итү базасында 11-17 июльдә Татар яшьләре көннәре узачак. Әлеге чарада быел Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 150 делегат катнашыр дип көтелә.

Милли мәдәнияткә битараф булмаган яшь­ләрне бергә туплау максатыннан, алар үзара яшьләр сәясәте, фән, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша алсыннар өчен, 1990 еллардан бирле Татарстанда Татар яшьләре көннәре уздырыла. Әлеге чараны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономия һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

- Әзерлек эшләре күп­тән башланды. Әлегә чарада катнашачак кешеләр анкеталар тутыра. Алар турында мәгълүмат туплана. Татар яшьләре көннәрендә хәл ителәчәк проектлар эшләнә. Берничә ел рәттән чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре, балалар өчен махсус методик ярдәмлек басылып килә. Чарага килгәннәргә ул таратылачак, - ди «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Әлеге ярдәмлекнең файдасы зур. Әйтик, Татарстан үрнәгендә, Әстерханда балалар арасында лидер мәктәбе эшли башлаган. Екатеринбургта берничә ел элек «Татар килене» проекты барлыкка килгән.

Быел Татар яшьләре көннәренә килүчеләрне Казанның истәлекле урыннарына, Болгарга алып бару да күздә тотыла. Чара төрле милли уеннарга да бай булыр дип уйланыла. Яшьләр Сабан туе, «Татар кызы», «Татар егете», «Идел моңы» бәйгеләрендә катнаша алачак.

Гадәттәгечә, быел да Татар яшьләре көннәренең лидерын билгеләячәкләр. Былтыр бу исемгә Саратов өлкәсе татар яшьләре иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Реналь Иксанов лаек булган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading