16+

Казан урамнарыннан 920 тонна кар чыгарылган

Ноябрьнең беренче көннәрендә кар күп яуганлыктан, юл чистартучыларга эш җитәрлек булды.

Ноябрьнең беренче көннәрендә кар күп яуганлыктан, юл чистартучыларга эш җитәрлек булды.

Казан башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, шәһәр урамнарыннан 920 тонна кар чыгарылган. Әлеге эшкә 535 эшче һәм 426 махсус техника җәлеп ителгән.
Моннан тыш, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрне кайгыртып, тротуарларга һәм юлларга 100 тонна ком сибелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading