16+

Казан яңа акчаларга төшерелү өчен дәгъва кыла

Казанның тарихи һәйкәлләре рәсемнәре 200 һәм 2000 сумлык акчаларга төшерелергә мөмкин.

Казанның тарихи һәйкәлләре рәсемнәре 200 һәм 2000 сумлык акчаларга төшерелергә мөмкин.

Тавыш бирүнең беренче этабы "Твоя-Россия.рф" сайтында кичә, 28 июльдә, тәмамланды. Казан Федераль университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете беренче турда биш меңнән артык тавыш җыеп, икенче турга үтте.

5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта "Иҗтимагый фикер" фонды сораштыру оештырачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алына.

Җиңүчеләр 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнә. Бу вакытта "Твоя-Россия.рф" сайтында, я федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп була. 7 октябрь көнне "Россия 1" телеканалы эфирында SMS аша да тавыш бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading