16+

Казанда Ак мәчеткә охшаган тагын бер мәчет төзелә (ФОТО)

Яңа мәчет Казансу буенда - Федосеев урамында төзелә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, ул Болгардагы Ак мәчеткә охшаган.

Яңа мәчет Казансу буенда - Федосеев урамында төзелә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, ул Болгардагы Ак мәчеткә охшаган.

Журналистларның, мәчетләр болай да күп түгелме соң, дигәненә мөфти:

- Күп булган саен яхшы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.), изге эштә ярышыгыз, дип әйткән. Казансу яр буе халык күп йөри торган урын, мәчеткә кереп намаз укырга теләүчеләр дә күп булыр, - диде.



Мәчет төзелеше тиз бара, әмма аның кайчан тапшырылачагы билгесез. Гыйбадәт йорты "Казан" производство-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин ярдәме белән төзелә. Мәчет төзелешенә шәхси җирен Александр Пилишкин дигән кеше биргән. Мөфтинең әйтүенчә, рус кешесенең әлеге игелекле гамәле республикадагы милләтләрнең дуслыгына бер ишарә.

Сүз уңаеннан: узган елны республикада 25 мәчет сафка баскан. Быел яңа мәчетләр Зәй, Норлат, Мөслим, Лениногорскида төзелеп ята.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading