16+

Казанда балык атнасы үтә

Казанда 16сыннан 22 июньгә кадәр гастрономия балык атнасы үтәчәк. Кулинария бәйрәме «Казан» гаилә үзәге янында да уза.

Казанда 16сыннан 22 июньгә кадәр гастрономия балык атнасы үтәчәк. Кулинария бәйрәме «Казан» гаилә үзәге янында да уза.

16 һәм 17 июньнәрдә шәһәрнең 15 туклану предприятиесе республика балык хуҗалыкларында үстерелгән балыклардан уха һәм башка ризыклар әзерләячәк. Фестиваль кунаклары чөгә, карп һәм керкәдән авыз итә алачак. Алар өчен лекторий ачыла, анда балык һәм диңгез ризыкларын әзерләү һәм сәламәт туклану, өстәл бизәү буенча осталык дәресләре оештырыла. 17 июньдә телевидение алып баручысы Оскар Кучера һәм шеф-повар Максим Огуреев зур казанда һәм ачык утта 1 мең литрлы «Зур Казан ухасы»н әзерләячәк. Теләге булган һәркем балык ашы белән сыйлана ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading