16+

Казанда больничный кәгазьләрен бирүдән туктадылар

Больничный кәгазьләрен читтән торып кына 2,5 меңнән артык казанлы рәсмиләштергән.

Больничный кәгазьләрен читтән торып кына 2,5 меңнән артык казанлы рәсмиләштергән.

Казанда ОРВИ симптомнары булган пациентларга больничный кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирүдән туктаганнар. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
Шулай итеп, бүгенге көннән алып хастаханәдә табиб тикшергәннән соң гына больничный алырга мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр пациент терелгән икән инде, хезмәткә яраксызлык буенча бирелгән электрон кәгазьләрне шулай ук дистанцион рәвештә ябачаклар. Шуннан соң бөтен мәгълүматны социаль иминият фондына тапшырачаклар.
Казанда дистанцион рәвештә больничный кәгазьләрен барлыгы 2 527 казанлы, тулаем Татарстан буенча 5 595 кеше рәсмиләштергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading