16+

Казанда боз яуды (фото)

Бүген синоптиклар 30 градуска кадәр эсселек вәгъдә иткәннәр иде.

Казанда боз яуды (фото)

Бүген синоптиклар 30 градуска кадәр эсселек вәгъдә иткәннәр иде.

Дөрес, көннең беренче яртысында чынлап та көн кояшлы, матур булды. Тик төштән соң, сәгать өчләр тирәсендә, көчле җил чыкты, күк күкри башлады. Ул да түгел Казанның кайбер районнарында боз яварга тотынды. Бәреп яуган яңгыр ишегалдындагы машиналарга төшеп, бер мизгелгә автомобильләрнең сигнализацияләре тынмады. Санаулы минутлар эчендә боз эреп суга да әйләнде. Аңламассың бу табигатьне
Эльвира Мозаффар фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading