16+

Казанда бу ялларда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Үз продукциясен муниципаль районнардан фермерлар һәм агросәнәгать комплексы оешмалары тәкъдим итәчәк

Үз продукциясен муниципаль районнардан фермерлар һәм агросәнәгать комплексы оешмалары тәкъдим итәчәк

30 нчы мартта, ТР башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк. Продукцияне түбән бәядән республиканың 22 муниципаль район фермерлары һәм агросәнәгать комплексының 19 оешмасы тәкъдим итәчәк.

Ярминкәләр 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда узачак:

Авиатөзелеш районы
Вахитов районы
Киров районы
Яңа Савин районы
Идел буе районы
Совет районы

Салават Күпере торак районында ярминкә Осиново бистәсе, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, казанлылар үтенече буенча Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкә якшәмбе көннәрендә үткәрелә.

Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария таләпләре үтәлешен тикшерәләр, җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)223-27-72 (өстәмә номер 84331).
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading