16+

Казанда, дөньяда беренчеләрдән булып, кыргый мәчеләр өчен парк төзеләчәк

Татарстанда аюлар бар. Казан янәшәсендәге Раифа тыюлыгында инде мәчеләр өчен махсус парк төзеләчәк. Өйләребездә-урамнарда күреп гадәтләнгән дүрт аяклы кечкенә дусларыбызга түгел, ә Россия җирлегендә яшәүче мәче токымындагы кыргый җәнлекләр өчен булачак ул.

Татарстанда аюлар бар. Казан янәшәсендәге Раифа тыюлыгында инде мәчеләр өчен махсус парк төзеләчәк. Өйләребездә-урамнарда күреп гадәтләнгән дүрт аяклы кечкенә дусларыбызга түгел, ә Россия җирлегендә яшәүче мәче токымындагы кыргый җәнлекләр өчен булачак ул.

Табигатьтән файдалану өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең коллегиясенең Иннополиста узган киңәйтелгән утырышында журналистларга җиткерелде бу яңалык.
-Россиядә, ә бәлки, дөньяда беренчеләрдән булып кыргый мәчеләр өчен парк оештыру ниятебез бар. Мәчеләр иректә яшәячәк, кешеләр аларны килеп карый алачак,-диде Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин.
-Әлеге паркны Казан янәшәсендәге Раифа тыюлыгында төзү турындагы тәкъдимебез Россия хөкүмәтендә теләктәшлек тапты,-дип, фикерне дәвам итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.- Барс-республикабыз символы. Аларны үрчетү үзәге төзеләчәк. Саяно-Шушенский тыюлыгы белән килешү кабул ителәчәк. Кар барслары соңыннан шул тыюлыкка җибәреләчәк, алар шундагы табигать мохитына җайлашкан.
Коллегия утырышында ясаган чыгышында Александр Хлопонин Татарстанда табигатьне саклауга зур игътибар бирелүен мактап телгә алды.
-Яңа проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан- гел беренче, пилот төбәк. Мәскәү белән беррәттән Казанда да чүп эшкәртү заводы төзелә. Халык борчылмасын. Чүп эшкәртүче бу завод бик камил, экологиягә зыян салмый,-дип ышандырды Александр Хлопонин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында әйтелгәнчә, республикада ун елда 50 полигон төзелгән. Казанда көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе аеруча четерекле. Самосыр полигоны инде түбәләмә тулган, шунлыктан, биредә чүп кабул ителми.
-Рөхсәтсез урыннарда чүп өемнәре барлыкка китерелә. Казан янында чүп ягу-эшкәртү заводы төзелеше өчен Россия хөкүмәтенә рәхмәт! Бу бик тә зарури проект. Татарстанда быел-Сусаклагыч зоналарны үстерү елы. Идел ярларында 1200 километр ара тикшерелде инде. Яр буйларындагы, экология таләпләрен бозучы, 365 корылма сүттерелде. Экология эчтәлегендәге чаралар: сулыклар зоналарын, парклар һәм скверларны төзекләндерү дәвам итәчәк,-диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада җәмәгать транспортын һәм коммуналь тармак машиналарын газ ягулыгына көйләү программасы гамәлгә ашырыла. Президент сүзләренә караганда, республикада инде 5 мең машина газ ягулыгында эшли. Татарстанда транспорт чарасын газ ягулыгына күчерү программасында катнашсаң, чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла. Моңа өстәп, 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев:"Идел буе федераль округында тупланган чүпләр хәзер 2 миллиард тоннаны тәшкил итә. Казанда 20 миллиард сумга чүп ягу-эшкәртү заводы төзелә. Бу завод кискен мәсьәләне чишәргә ярдәм итәчәк",-диде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов экологиягә кагылышлы чаралар оештыруда Россиянең табигатьтән файдалануга күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең зур ярдәм күрсәтүен рәхмәт хисләрендә әйтеп үтте. Әлеге федераль хезмәтнең җитәкчесе республикада экология министры булып эшләп киткән Артем Сидоров икәнлеген дә истән чыгармыйк.
-Ил буенча 192 мең 485 урында рөхсәтсез чүплек ачыкланды, шуның 134 мең 845е бетерелде. Татарстанның экологияне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге тәҗрибәсен Россиянең барлык төбәкләрендә кулланышка алу кирәк,-диде Россиянең табигатьтән файдалануга күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading