16+

Казанда экологик чиста автобуслар йөри башлаячак

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары барган көннәрдә җанатарларга экологик яктан зарарсыз газ ягулыгында эшли торган 100 автобус хезмәт күрсәтәчәк.

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары барган көннәрдә җанатарларга экологик яктан зарарсыз газ ягулыгында эшли торган 100 автобус хезмәт күрсәтәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу турыда «Газпром газ-мотор ягулыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казандагы филиалы җитәкчесе Булат Газизуллин хәбәр итте.

– Футбол җанатарларын газ двигательле «НЕФАЗ» автобуслары йөртәчәк. Россиядә мундиаль уңаеннан 1400 шундый автобус сатып алырга ниятлиләр. Экологиягә зыян китерми торган транспорт эшен 47 станция тәэмин итә. Беренчел хисаплауларга караганда, футбол җанатарларын газ двигательле автобусларда йөртү федераль бюджетта 100 миллион сум акчаны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Булат Газизуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading