16+

Казанда Гүзәл Уразова белән “Любэ” төркеме бушка концерт куя

“Казан Арена” стадионы янында сайлау уңаеннан оештырылган концерт кичке сәгать 10да бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

“Казан Арена” стадионы янында сайлау уңаеннан оештырылган концерт кичке сәгать 10да бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

8 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә башкала халкы һәм аның кунаклары “Казан Арена” стадионы янында бушлай бәйрәм концертын карый алачак. Моның өчен сайлау участогына килеп тавыш бирергә һәм “Я проголосовал! / Мин тавыш бирдем!” кәгазь беләзегенә ия булырга гына кирәк. Беләзекне волонтерлар һәр тавыш биргән кешегә таратачак.

Стадион янында концерт 14.00 сәгатьтә башлана һәм гаять бай эчтәлекле була, дип ышандыра оештыручылар. Татарстан һәм Россия күләмендә танылу алган җырчылар чыгышыннан тыш аерым мәйданчыкларда экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар һәм күрсәтмә чыгышлар да оештырыла. Стритбол, киберспорт зоналары, балалар мәйданчыгы, батутлар да эшлиячәк.

Аерым җырчыларга килгәндә, тамашачыларны татар җырчылары – Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова чыгышы сөендерәчәк. Соңрак аларны сәхнәдә “Волга-Волга” вокал-инструменталь ансамбле, Диана Арбенина һәм “Ночные снайперы” төркеме алмаштыра. Кичке сәгать 9да концертның төп кунаклары – “Любэ” төркеме чыгышы башлана. Концерт программасы 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

Сүз уңаеннан: “Я проголосовал! / Мин тавыш бирдем!” беләзеген күрсәтеп көн дәвамында җәмәгать транспортында бушка йөреп булачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading