16+

Казанда ике “ярымшар”лы яңа парк ачыла

Казанда Ямашев проспектында урнашкан паркны реконструкцияләү эшләре тәмамланып килә.

Казанда Ямашев проспектында урнашкан паркны реконструкцияләү эшләре тәмамланып килә.

Сентябрьдә "Континент" балалар паркы эшли башлаячак. Төзекләндерү барышы белән башкалабыз мэры Илсур Метшин да танышты.

XX гасырның 80нче елларында ук ташландык хәлгә килгән паркны төзекләндерүдә башкаланың битараф булмаган кешеләре дә актив катнашты. Алар балалар мәйданчыклары ясау, агач-куаклар утырту кебек эшләрдә ярдәм иттеләр.

Паркны төзекләндерү эшләре бюджет хисабыннан, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Парклар һәм скверлар елы кысаларында башкарыла.

Бугенге көндә паркта юл ясау, брусчатка җәю, яктылык җайланмаларын көйләү эшләре генә калган.

Җир шарының ике ярымшарын хәтерләткән паркның бер өлеше бәйрәмнәр уздыру өчен булса, икенче "ярымшар" төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыгы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading