16+

Казанда караоке җырларга 3 меңгә якын кеше җыелды

Узган ялларда Камал каршындагы мәйдан җыр-биюдән гөрләп торды.

Узган ялларда Камал каршындагы мәйдан җыр-биюдән гөрләп торды.

10 октябрьдә Казан бөтенроссия караоке-марафонын кабул итәчәге хакында сайтыбызда хәбәр иткән идек.

"Иң яхшы көн" җырын башкарырга узган шимбәдә 3 меңгә якын казанлы җыелды. Бу көнне әлеге җырга клип та төшерелде. Казанда төшерелгән съемкаларның үзенчәлеге - бу көнне бик матур кар яуды.

Караоке-марафонда җиңүче шәһәрдә төшерелгән клип 24 декабрьдә зур экраннарда күрсәтелчәк фильмда урын ала. Анда төп герой - Дмитрий Нагиев. Бәйгедә караокены җырларга иң күп кеше җыелган шәһәр җиңәчәк. Әлегә Казан беренче урында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading