16+

Казанда казык та акча китерә

Җиргә каккан казык помидор яки виноград үсентесен терәтеп тора инде, ул ничек акча китерергә мөмкин икән? - дип, уйга калырсыз, мөгаен.

Җиргә каккан казык помидор яки виноград үсентесен терәтеп тора инде, ул ничек акча китерергә мөмкин икән? - дип, уйга калырсыз, мөгаен.

Казан урамнарындагы реклама багана-корылмаларын “казык” сыйфатында күз алдына китерик әле. Шул корылмалар узган ел шәһәр бюджетын 653,4 миллион сумга тулыландырган. Моның өстенә 2028 елга кадәрге вакытка төзелгән реклама килешүләреннән 3,2 миллиард сумнан артык акча керәчәк.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әлеге саннарны шәһәр башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскар Баһаветдинов әйтте. Казанда узган елдан башлап тышкы реклама корылмаларын урнаштыруда яңа кагыйдә эшли. Килешү 10 елга төзелә, реклама арендасы бәясен берьюлы түгел, ә килешү срогы дәвамында квартал саен гына түлисең.

-Казанда реклама корылмалары 890 берәмлеккә калдырылды. “Еврощит”лар 1037 берәмлек иде, хәзер - 597. Узган ел тышкы реклама урнаштырырга 687 рөхсәт бирелде. Башкалада реклама корылмалары һәм диварларга игълан беркетү өчен барлыгы 954 урын тәгаенләнгән, - диде Әскар Баһаветдинов.
Йорт яки бина диварына урнаштырылган медиафасад, ягъни, кораб җилкәне кадәрле телевизион экран “модага” әйләнеп бара. Казанда шундый экраннар бүген 26 ноктада. Алар 2017 елда 15 урында гына булган.

Урамнардагы 700 реклама корылмасының яңа кагыйдәләргә туры килү-килмәве тикшерелгән,  546 вак кимчелек ачыкланган.

- Бу нигездә реклама корылмасындагы экранның төнлә яктыртылышына һәм реклама корылмасына сузылган электр чыбыкларына кагыла. Төнлә язулар ачык күренергә, ә электр чыбыклары реклама корылмасына һавадан түгел, ә җир астыннан сузылырга тиеш, - диде Әскар Баһаветдинов.
Килешү срогы тәмамланганнан соң кайбер фирмалар үзләренең реклама корылмаларын сүтеп алырга “онытып” җибәрәләр икән. Узган ел 30 реклама корылмасы шәһәр башкарма комитеты тарафыннан сүттерелгән. Сүтү эшләре өчен теге яки бу фирмадан барыбер акча түләттерелә.

Денис Калинкин киңәшмә көн тәртибенә куелган темага йомгак ясап: ”Казан урамнарын реклама белән чамадан тыш чуарлауга ирек бирелмәде. Тышкы реклама эшчәнлеге кагыйдәләрен катгый үтәү зарур”, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading