16+

Казанда кешеләрне мохтаҗ дип тану өчен керемнәр планкасы күтәрелде

Казанда халыкны аз керемле дип тану өчен салым салынырга тиешле керем һәм мөлкәт бәясе чикләрен арттырдылар.

Казанда халыкны аз керемле дип тану өчен салым салынырга тиешле керем һәм мөлкәт бәясе чикләрен арттырдылар.

Тиешле карарга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров кул куйган. Ул яңа документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.

Хәзер ялгыз яшәүче кеше өчен сумма 2,39 млн сум тәшкил итәчәк. 2023 елда бу күрсәткеч 2,30 млн сум, ә 2022 елда 1,7 млн сум дәрәҗәсендә булган. Гаилә әгъзалары милкендә булган һәм салым салынырга тиешле 2024 елга милек бәясе чиге:

2 кешедән торган гаилә өчен 4,7 млн сум;
3 кешедән торган гаилә өчен 7,1 млн сум;
4 кешедән торган гаилә өчен 9,5 млн сум;
5 кешедән торган гаилә өчен 11,9 млн сум;
6 кешедән торган гаилә өчен 14,3 млн сум;
7 кешедән торган гаилә өчен 16,7 млн сум;
8 кешедән торган гаилә өчен 19,1 млн сум;
9 кешедән торган гаилә өчен 21,5 млн сум;
10 кешедән торган гаилә өчен 23,9 млн сум;
11 кешедән торган гаилә өчен 26,3 млн сум;
12 кешедән торган гаилә өчен 28,7 млн.сум.
Гаиләнең һәр әгъзасына яки ялгыз яшәүче гражданга туры килгән уртача айлык гомуми керемнең максималь күләме 50 мең сум, ә чик 41 666 сум дәрәҗәсендә расланган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading