16+

Казанда күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге биреләчәк

Казанда агымдагы ел ахырына кадәр күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге бирәчәкләр.

Казанда агымдагы ел ахырына кадәр күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге бирәчәкләр.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Ел башыннан алып күпбалалы гаиләләр Зур Дәрвишләр һәм Колсәет бистәләре янында 543 җир кишәрлеге сайлаган. Моннан тыш, бүген Лаеш районының Сокуры һәм Биектау районының Каймар бистәләре янындагы территорияләрне бүлеп бирү дәвам итә. Анда гаиләләр 2,4 мең һәм 2,2 мең участок сайлаган.

Хәзерге вакытта 11 меңгә якын күпбалалы гаилә чиратта тора. Аларның 5088е инде җир кишәрлекләре алган, тагын 5 меңе тиздән алачак.

«Бүгенге көндә 2,4 мең җир кишәрлеге бар, без аларны калган күпбалалы гаиләләргә һәм алдагы чорга исәпкә куелачак гаиләләргә бүлеп бирәчәкбез», - дип искәртте Галәветдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading