16+

Казанда крематорий төзелеше башланачак

Аны Санкт-Петербург компаниясе инвестицияләячәк. Крематорий төзелешенә 250 миллион сумга якын акча кертергә планлаштыралар.

Аны Санкт-Петербург компаниясе инвестицияләячәк. Крематорий төзелешенә 250 миллион сумга якын акча кертергә планлаштыралар.

Санкт-Петербургның Ритуал.Ру компаниясе Татарстан башкаласында крематорий төзелешен инвестицияләячәк. Ул «Казан крематорие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 80 процентын сатып алган.

Шәһәрдә шәхси крематорий төзелешен 2023 елда башларга планлаштыралар, аңа 250 миллион сумга якын инвестиция кертәчәкләр.

Калган 10 процент өлеш эшмәкәрләр Алексей Походный һәм Андрей Савиныхныкы, алар Киров һәм Чувашия төбәкләрендәге крематорийларда өлешләргә ия. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә.

Элегрәк Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Алия Миңнуллина Казан крематориенда елына 7 мең кремация үткәрә алачагын белдергән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading