16+

Казанда машина юганда бер ир-ат агуланып үлгән

Казанның Тульская урамындагы автомобиль юу урынында ике кеше гексен белән агуланган.

Казанның Тульская урамындагы автомобиль юу урынында ике кеше гексен белән агуланган.

12 февральгә каршы төндә алар автоцистернаның эчен юарга төшкәннәр һәм аңнарын югалтканнар. Әлеге машина белән куркыныч матдә (гексен) ташыган булганнар

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ике ир-атны да урамга коткаручылар алып чыккан. Алар зыян күрүчеләргә битлекләр кидергәннәр һәм аларны табиблар кулына тапшырган.

39 яшьлек ир-атны коткарып кала алмаганнар. Ул вакыйга урынында җан биргән. Икенчесе, 34 яшьлек зыян күрүчене кискен химик агулану белән хастаханәгә озатканнар.


Казанда машина юганда бер ир-ат агуланып үлгән

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading