16+

Казанда медицина көллияте студентын үтерүдә шикләнелүчегә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

Тәгәрмәч астында калган егетне автомобиль берничә метр җирдән сөйрәп барган.

Тәгәрмәч астында калган егетне автомобиль берничә метр җирдән сөйрәп барган.

Медкөллияттә укучы 20 яшьлек студент уку йорты диварлары янында 15 апрель көнне һәлак булган - аны артка таба баручы "Газель" бәрдергән. Автомобиль астында калган егет берничә метр җирдән сөйрәлеп барган.

Фаҗига мизгелен видеокүзәтү камералары язып алган. Машина йөртүче сөйләгәнчә, ул сулы шешәләрне бушату өчен тротуарга кергән.
Шофер артка бара башлаган вакытта, аның «Газеле» артында студент егет телефонында нидер карап басып торган, алар икесе дә бер-берсен күрмәгән. Егет беркадәр вакыт, тормыш билгеләрен бирүдән туктаганчы,  автомобиль астыннан чыгарга тырышып караган. Фаҗига турында белгертеп, асфальт белән түшәлгән юлда канлы эзләр калган...

"Ул, гомумән, миңа күренмәде. Әгәр күргән булсам, әлбәттә, аны читләтеп үткән булыр идем. Бу бит махсус эшләнелмәгән. Мин кар көртенә килеп бәрелдем, дип уйладым", -ди "Газель" йөртүче шофер.
23 яшьлек егетнең машина йөртү стажы - нибары ике ел. Җәяүленең үлемендә аның гаебен тикшерү ачыклаячак.

Хәзер үк инде аның тротуарга керергә хокукы булмавы аңлашыла.
— Арткы йөреш белән хәрәкәт итә башлаганчы машина йөртүче әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына ышанырга тиеш, дип сөйли Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Айрат Сабитов. - РФ Җинаять кодексы нигезендә, үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading