16+

Казанда «Метроэлектротранс» ның элеккеге директоры Галявовны кулга алганнар

Казанда «Метроэлектротранс» ның элеккеге директоры Әсфән Галәвовны кулга алганнар. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Совет районы суды матбугат хезмәте раслаган.

Казанда «Метроэлектротранс» ның элеккеге директоры Әсфән Галәвовны кулга алганнар. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Совет районы суды матбугат хезмәте раслаган.

Шимбә көнне тикшерү Галявовны өй арестына җибәрү үтенече белән судка мөрәҗәгать иткән. Ул аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы эшнең фигуранты булып тора. Судта эш фабуласы ачылмый. Хәзерге вакытта сүз «Метроэлектротранс» хезмәткәрләрен яңадан укытуга сарыф ителергә тиешле 12 млн турында бара.

Суд тикшерүченең үтенечен канәгатьләндергән һәм Галявовны 15 августка кадәр өй арестына җибәргән.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, Әсфән Галәвов эше буенча тикшерүне Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча икенче бүлеге алып бара.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Галявовны җомга көнне үк тоткарлаганнар. Ял көннәрендә аның белән тикшерүчеләр эшләгән һәм ул үз гаебен таныган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading