16+

Казанда милли драматургия театр фестивале башланды

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале ачылды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале ачылды.

Ачылу тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. "Милли театрларның максаты ихлас. Алар милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгытырга, милли драматургияне саклап калырга омтыла. Театр аша без тарихыбызны өйрәнәбез.Театр безнең мәдәниятебезне, гореф - гадәтләребезне саклый. Бу фестиваль барыбызга да онытылмаслык кичерешләр бүләк итәр, яраткан артистларыбыз белән кавыштырыр, яңа исемнәр ачар, дип өметләнәм. "Йолдызлар никадәр күбрәк булса, күк йөзе яктырак",- диде ул.

Тантанада Дагыстаннан килгән кунаклар да катнашты. Бүген алар тамашачыларга "Ана йөрәге" спектаклен тәкъдим итте.
Иртәгә көндез тинчуринлыларның "Шашкан бабай", кичен Оренбург Татар дәүләт драма театрының "Ул бит кичә иде" дигән спектаклен күреп булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading