16+

Казанда милли сәясәт мәсьәләләре карала

Шушы көннәрдә Казанда «Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны» дигән темага төбәкара конференция уза. Чарада илнең 40тан артык төбәгеннән килгән делегатлар катнаша. Алар арасында милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре дә, губернаторлар, вице-премьерлар, министрлар, ведомство җитәкчеләре дә бар. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештырган конференциядә Кырым республикасы вәкилләре дә катнаша.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, гадәттә, бездә иҗтимагый оешма вәкилләре - үзләренә аерым, башкарма структура вәкилләре үзләренә аерым эшли.
- Этникара мөнәсәбәтләр өлкәсендә аларның үзара бергәләшеп эшләве, тәҗрибә уртаклашуы мөһим. Чарада чит төбәкләрдән килүчеләргә Татарстандагы милли сәясәтнең ничек төзелүен дә күрсәтәсе, аның эш системасы белән таныштырасы килә. Әлеге үрнәкне алар да үзләрендә куллана алсын иде. Халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре дә үзләре өчен яңа эш алымнары белән танышып китсә иде дибез. Шуның белән алар тагын да актив эшләп китәчәкләр. Бу өлкәдә проблемалар да юк түгел, конференция аларны хәл итү мәйданчыгы да булып тора. Милли-мәдәни автономияләр - дәүләт өчен гражданлык җәмгыяте белән аралашуда мөһим инструмент. Киләчәктә Халыклар дуслыгы йортларының бер ассоциациягә берләшү идеясе дә бар, - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Матбугат конференциясендә телләрне саклау мәсьәләсе дә күтәрелде. Спикерның сүзләренә караганда, балаларга телләрне мәктәптә генә түгел, балалар бакчасында ук өйрәтә башларга кирәк. Сабый вакытта телне үзләштерү сәләте көчлерәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading