16+

Казанда рөхсәтсез чатырларга урын юк

Октябрь урталарында, гадәттә, яңгырлар һәм җепшек кар да күзәтелә иде. Быел көндезләрен 6-8 градус җылы. Шул сәбәпле, урам сәүдәсе рәхәтләнеп үз эшчәнлеген дәвам итә.

Октябрь урталарында, гадәттә, яңгырлар һәм җепшек кар да күзәтелә иде. Быел көндезләрен 6-8 градус җылы. Шул сәбәпле, урам сәүдәсе рәхәтләнеп үз эшчәнлеген дәвам итә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының кулланучылар комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов үз чыгышында әйтеп үткәнчә, быел Казанда 500 вакытлы сәүдә урыны оештырылган. Узган елларда алар әле 700не тәшкил итә иде. Казанда да, Футбол буенча ­дөнья чемпионаты матч­лары булганлыктан, сәүдә урыннары киметелгән. Аукционда өстәмә рәвештә 192 вакытлы сәүдә урыны сатудан 21 миллион сум акча кергән. Электән килешү төзегән эшкуарлар аукционда катнашып тормый.

– Вакытлы сәүдә урыннарының 75 проценты туңдырма, җимеш сулары, җиләк-җимеш һәм яшелчә сату белән шөгыльләнә, – диде Руслан Фазылҗанов.
Җәмәгать туклануы предприятиеләре җәйге верандаларына җир арендасын 30 процентка азрак түләде быел. Веранда яки җәйге урам кафесы җыелма корылмасы шактый кыйммәт булганлыктан, эшкуарларга ташлама ясалды. Элек веранда стационар, ягъни төп бинага терәлеп торырга тиеш иде. Яңа кагыйдәләр буенча хәзер веранданы төп бинадан 5 метр читкә дә урнаштырырга була. Нәтиҗәдә, тротуарлар кысырыкланмаган.

Кызганыч ки, җиләк-җимеш һәм яшелчә сату белән шөгыльләнүче эшкуарларның кайберләре тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмыйлар.
– Билгеләнгән кадәр метр­лардан читкә җәеләләр, килешүдә күрсәтелгән товарлардан тыш, тагын башка төрле продукция саталар. Шуның өчен 32 килешү вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды, – диде Руслан Фазылҗанов.

Мэр Илсур Метшин әйт­кәнчә, Казанда «нахал базар»га урын юк. Җәйге чорда урамда рөхсәтсез сәүдә оештырган эшкуарларга 6 мең административ беркетмә тутырылган, гомум исәптә 12 миллион сум штраф салынган. Бу административ чара үз бакчаларында үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчә сатучы бабайларга һәм әбиләргә кагылмый. Чатыр корып сәүдә итүчеләр эләктерелә. Тик андыйларга штраф 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр генә икән.

– Шунлыктан, быел рөхсәтсез чатырларда сәүдә итүчеләрнең сәүдә җиһазларын һәм аппаратларын да мәҗбүри тартып алабыз, – дип кисәтте Руслан Фазылҗанов.
Узган җәйдә 1200 сәүдә җиһазы «конфискацияләнгән», 76 чатыр мәҗбүри сүтелгән. Казанда җиләк-җимеш сата торган вакытлы корылмаларны гомерендә балта-чүкеч тотып карамаган кешеләр ясады бугай быел. Мондый алачыкларны авылларда да төземиләр инде хәзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X