16+

Казанда роботлар ярышачак

"Идея" технопаркында ел саен Республика күләмендә робот техникасы буенча фестиваль үтә. Быел ул 1 июньдә бишенче тапкыр узачак. Робот техникасы буенча оештырылган әлеге ярышта Татарстаннан 20ләп мәктәп командасы катнашыр дип көтелә.

Робот техникасы буенча үткәрелүче фестиваль - үсеп килүче яшь буында югары технологияләр өлкәсенә карата зур кызыксыну уятуга юнәлдерелгән интерактив программа. Ярыш традицион рәвештә 4 категория буенча үткәрелә:

- линия буенча узышлар (кара линия буенча хәрәкәт итүче робот башлангыч ноктадан финишка бик тиз вакыт аралыгында барып җитәргә тиеш);

- сумо (катнашучылар рингның кара линиясеннән тиз арада көндәшен этеп чыгара торган автоном робот әзерләргә тиеш булалар);

- кегельринг (түгәрәктән 5 секундка гына чыгу мөмкинлеге булган, кегельләрне тиз арада тарката торган робот);

- иҗади категория (ЛЕГО нигезендә җыелган проектлар бәяләнә).

Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, ә бәйгедә катнашучыларның барысына да исемле сертификатлар биреләчәк. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 22 майга кадәр кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading