16+

Тавыш бирүне «вәзгыять үзәге» дә күзәтә

Казанда Профсоюзлар урамындагы 13нче йортта “За чистые выборы” күзәтүчеләр корпусы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Татарстан төбәк бүлегенең “Вәзгыять үзәге” (“Ситуационный центр”) ачылды.

Тавыш бирүне «вәзгыять үзәге» дә күзәтә

Казанда Профсоюзлар урамындагы 13нче йортта “За чистые выборы” күзәтүчеләр корпусы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Татарстан төбәк бүлегенең “Вәзгыять үзәге” (“Ситуационный центр”) ачылды.

– Илнең, республиканың киләчәге яшьләр кулында. Шуның өчен дә иҗтимагый-сәяси тормыштан читтә калырга ярамый. Татарстанда сайлаулар чиста узсын, барлык кандидатларның да бердәй хокуклары тәэмин ителсен, –дип мөрәҗәгать итте Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин әләге чарада катнашкан яшьләргә.

Бу егетләр һәм кызлар гадәти студентлар гына түгел, ә 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлауларның иҗтимагый күзәтүчеләре.
– Иҗтимагый палатадан 2800 кеше сайлау участокларында күзәтүчеләр булып эшләячәк. Алар тавыш бирү барышындагы бөтен хәлләрне шушы “Вәзгыять үзәге”нә хәбәр итеп торачак, юристлар теге яки бу хәбәргә хокукый күзлектән бәяләмә бирәчәк, – диде “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Илнар Гыйрфанов.

“За чистые выборы” күзәтүчеләр корпусы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Татарстан төбәк бүлегенең “Вазгыять үзәге” аппараты җитәкчесе Лилия Төхфәтуллина таныштырганча, үзәк компьютерлар белән җиһазландырылган, Интернет аша элемтә булдырылган. Сайлауларга кадәр “Вәзгыять үзәге”ндә иҗтимагый күзәтүчеләргә лекцияләр оештырыла.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading